Нейрочелтәр ясаган фотолар документка бармый
Документлар кире кагылган
Социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе һәм чит ил паспортлары өчен фотоларны нейрочелтәр ярдәмендә ясарга өйрәтүче «лайфхак»лар бар. Анда ясалма интеллект кешенең теләсә кайсы фотосурәтен документ өчен яраклыга әйләндерә диләр. Әмма, гариза бирелгән затның фотосурәтләрен тышкы кыяфәтен яхшырту максатларында редакцияләү, фотошоп һәм башка инструментлар куллану рөхсәт ителми.
Фотография стандартларга туры килмәсә, документны кабул итмәскә мөмкиннәр. Бу очракта түләнелгән дәүләт пошлинасын кире кайтармыйлар.
Быелның 8 аенда Россия гражданы паспортын бирү һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәтен күрсәтүдә төрле сәбәпләр буенча 3,9 мең мөрәҗәгать итүче кире кагылган.
Эчке эшләр министрлыгы сайтында фотографияләргә таләпләр күрсәтелгән төрле документларны бирү һәм алмаштыру буенча регламентлар бастырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев