Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ни өчен машинада тәрәзәне ачып йөрмәү хәерле?

Бөекбританиянең Суррея университеты галимнәре зур тикшеренү уздырган.

Галимнәр юлдагы бөкеләр вакытында урамдагы һаваның сыйфатын өйрәнгән. Автомобиль салонындагы фильтр бу һаваны чистарта аламы, һаваны рециркуляцияләү системасын кайсы очракта җибәрергә икәнен дә ачыклаганнар. 

Тикшеренүне Азия, Көньяк Америка, Африка, шул исәптән Кытайның Гуанчжоу, Бразилиянең Сан-Паулу, Мисырның Каһирә шәһәрләрендә оештырганнар. 

Иртән юлда бөкедә торганда, автомобиль салонындагы һава көндез шул ук юлдан барган вакыттагы һавага караганда ун тапкыр пычрак икән.

Әгәр тәрәзәне ябып, вентиляция җибәрсәң, һавадагы каты кисәкчекләрнең концентрациясе ике ярым тапкыр кими. Әгәр рециркуляцияләү системасын җибәрсәң, һава дүрт тапкыр чистарак була. 

Машинада барганда пычрак һаваның күпчелек өлеше юлның өчтән бер өлешендә керә. Һичьюгы юлның проблемалы урыннарында рециркуляцияләүне эшләтү хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев