Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ни өчен спортчының сәламәтлеген кайгырту мөһим?

Белгеч җавап бирде.

«Бер атнадан ярышка барасым бар!» – тирәнтен медицина тикшерүе (ТМТ) вакытында җитди патология ачыкланган яшь спортчылар белән әңгәмәбез еш кына шул сүзләрдән башлана. Ата-анада да, тренерда да зур кайгы, өметсезлек. Нәкъ менә шундый чакларда спорт медицинасы табиблары баланың гомерен һәм сәламәтлеген саклауны үз өстенә ала. Бу хакта Дәвалау-физкультура диспансерының спорт медицинасы бүлеге мөдире Раушания Ночёвкина сөйләде.

Спорт – хобби түгел, ул – һөнәр

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче бала өчен йөкләнешләр өлкән кешенең физик хезмәтенә тиң. Һәм, һәр җаваплы эштәге кебек, монда да даими медицина тикшерүе кирәк. Төп максатыбыз – спортның сәламәтлеккә тискәре йогынтысын булдырмау. Без спорт көч өстәсен, ә аны киметмәсен өчен тырышабыз. Диспансерда тирәнтен медицина тикшерүләре (ТМТ) үткәрәбез.

Сәламәтлек медальдән кыйммәтрәк

ТМТ – куркынычсызлык гарантиясе. Безнең эшнең иң мөһим ягы – профессиональ спорт белән шөгыльләнүгә яшерен каршылыкларны ачыклау. Кызганычка каршы, чираттагы медаль артыннан куып, кайбер вакытта ата-аналар һәм тренерлар бу проблеманың җитдилеген һәм әһәмиятен истән чыгаралар.
ТМТ вакытында иң элек йөрәк-кан тамырлары системасын тикшерәбез. Аның барышында тумыштан килгән яки соңыннан барлыкка килгән патологияләрне ачыклыйбыз. Чөнки экстремаль спорт йөкләнеше фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Драмматик дилемма: «Иртәгә – ярышка… Нишләргә?» Мондый вакытта ата-ана һәм тренер хәлнең бөтен җитдилеген аңларга тиеш. Якын арада узачак ярышлар турында түгел, ә спортчының сәламәтлеге турында уйларга кирәк. Медаль берничек тә кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә тиң була алмый. Табиб җитди тайпылышларны ачыкласа, без шундук чаралар күрергә өндибез. Безнең бурыч – спортны тыю түгел, ә көчләрне куркынычсыз юнәлешкә җибәрү.

Профилактика – ышанычлы таяныч 

Спортчы сәламәтлеген кайгырту – ул дәвалау гына түгел, ә профилактика да. Ул үзенә күрә бер ныклы таяныч булып тора. Йорт төзегәнне күз алдына китерегез: нигез ярылганчы аны ныгытасыз. Иң дөресе – башта ук нык итеп саласыз! Яшь организм белән дә шулай:
• Буй-сынны вакытында төзәтү арка белән проблемаларны булдырмый.
• Дөрес туклану режимы сәламәт матдәләр алмашына нигез сала.
• Буыннарны һәм связкаларны контрольдә тоту хроник җәрәхәтләрдән котылырга мөмкинлек бирә.
Без спорт карьерасы дәвамында да, аны тәмамлаганнан соң да сәламәтлекне сакларга ярдәм итәбез.

Дөрес ял – югары нәтиҗә

Күнегүләр даими булырга һәм яшь спортчының яшенә, әзерлек дәрәҗәсенә туры килергә тиеш. Тренер билгеләгән тренировка режимын үтәү, разминкага җитәрлек вакыт бүлү, йөкләнешне контрольдә тоту һәм артык арыганлыктан саклану мөһим. Спортта уңыш сыйфатлы итеп физик халәтне торгызуга да бәйле. Моның өчен:
• Йокы режимын саклау мөһим. Кимендә 8-9 сәгать йокларга кирәк. Бу вакытта организм ял итә һәм көч җыя.
• Актив (саф һавада йөрү, башка спорт төрләре белән шөгыльләнү, дуслар белән уеннар) һәм пассив (китаплар уку, фильмнар карау, музыка тыңлау) ял итүгә җитәрлек вакыт бүлеп бирү зарур.
• Баланслы туклануга да игътибар итү зарур. Ул организмны «бурычка» эшләтмәячәк ягулык булып тора. Рационда барлык төр продуктлар булырга тиеш: җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, сөт продуктлары, аксымнар (ит, балык, йомырка, кузаклылар), дөрес майлар (чикләвекләр, зәйтүн мае). Рацион күнегү төренә җайлашырга тиеш, активлык өчен җитәрлек энергия, үсеш һәм торгызуны тәэмин итәргә кирәк. Тренировка алдыннан, вакытында һәм аннан соң җитәрлек күләмдә сыеклык эчү шарт.
• Рухи халәтегез турында да онытмагыз. Ярышлар һәм тренировкалар вакытында стрессны җиңә белү мөһим.
Хөрмәтле яшь спортчыларның ата-аналары! Профилактик медицина тикшерүләренә вакытында килегез. Тренер белән һәрвакыт элемтәдә булыгыз. Сезнең бүгенге кайгырту – иртәгәге чемпионыгызның сәламәт һәм тулы тормышы ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчылар профилактика Физкультура спорт