Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нияз Хаматшин: «Аптырадым, хатыным белән әйбәт торам ич»

Бүген «Шәһри Чаллы» редакциясенең яңа проекты старт алды. Ул «Йолдызлы мизгел» дип атала.

Бүген "Шәһри Чаллы" редакциясенең яңа проекты старт алды. Ул "Йолдызлы мизгел" дип атала. Бу тапшыруда мәдәният дөньясында үз урыны булган шәхесләр, танылган эстрада, театр артистлары белән кызыклы әңгәмәләр булачак. Аның алып баручысы - журналист Резидә Ганиева. Проект өчен махсус виртуаль студия дә булдырдык.

Редакциягә тапшыруның тәүге кунагы буларак Чаллының популяр җырчысы Нияз Хаматшин килде. Ул шаяртып :"Чакыру алгач, аптырап калдым. Хатыным белән дә әйбәт торам инде, дип уйладым. Югыйсә, хәзер журналистлар һәм блогерлар ниндидер гауга чыгарган, талашкан кешеләрне ешрак чакыралар", диде.

ВКонтакте челтәрендә туры эфирда барган тапшыруда Нияз Хаматшин гаиләсе, иҗаты турында сөйләде. Әңгәмә  тиздән "Шәһри Чаллы" битләрендә дә дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев