Җәһәннәмне кичкән педагог иде...
Россия тарихында булган иң зур терактны үз башыннан кичергән мәктәп директоры вафат
Бесландагы 1нче мәктәпнең элекке директоры Лидия Цалиева 87 яшендә вафат булган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Лидия Цалиева Бесландагы 1нче мәктәпне 1980 елдан җитәкли. 2004 елның сентябрендә булган коточкыч теракт барышында ул укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучылар белән бергә була. Уку йортын штурмлаган вакытта директорның аягы сына, шулай ук ул беркадәр ишетү сәләтен югалта. Мәктәпне террочылардан азат иткән спецназчылар аны бинадан кулларына күтәреп алып чыга.
Фаҗигадән соң ул озак вакыт Мәскәүдә дәвалана. 2005 елда сәламәтлеге какшау аркасында директор вазыйфасыннан китә.
Исегезгә төшерәбез: 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчылар 1нче мәктәпкә басып керә. Бәйрәмгә килгән 1128 кешене тоткын итеп алып, 3 көн буе ябып тоталар. Вакыйганың азагы фаҗига белән тәмамлана: 334 кеше, шул исәптән 186 бала, һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев