Ноябрьдә  салкын буламы?
Яңалыклар тасмасы

Ноябрьдә салкын буламы?

Синоптиклар фаразы.

Ноябрьдә Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Идел буе, Көньяк, Урал һәм Себер федераль округларында температура нормадан югарырак булыр дип фаразлана. 

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд:

«Россиянең Европа өлешендәге зур территориядә температура нормадан югарырак булыр дип фаразлана. Шулай ук Азия өлешендә дә ноябрь җылы килер дип көтелә»,  – ди. 

Вильфанд әйтүенчә, Ерак Көнчыгышның күпчелек өлешендә, Якутиядә һәм Хабаровск краенда ноябрьдә температура нормага якын булачак. Бары тик Чукоткада, Якутиянең төньяк-көнчыгышында һәм Камчатка краеның төньягында гына аномаль салкыннар көтелә. Әлеге төбәкләргә кыш «иртәрәк килә», дип искәртте галим.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы ноябрь

Нет комментариев