Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ноябрь бәйрәмнәрендә шифаханәләрнең эшләү вакыты

4 ноябрь көнне участок терапевт-табиблары, гомуми практика һәм педиаторлар 9:00 - 14:00 кадәр шәһәр шифаханәләрендә кизү торып эшлиячәкләр. Иртәнге сәгать 9:00 көндезге 13:00 кә кадәр шифаханәдәге табибларны өйгә чакыртырга мөмкин булачак. Процедура һәм бәйләү кабинеты (перевязочная) сәгать 9:00 дан көндезге 14:00 кадәр эшлиячәк.

Тәүлек буена "5 нче шәһәр хастәханәсе"ндә күз сәламәтлеге буенча

авыруларны кабул итү оештырыла. Анда балалар да, өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез дә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш шунда ук өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез өчен отоларинголог-табиблар да кизү торып эшлиячәкләр. Балалар өчен ярдәм "Кама балалар медицина үзәгендә" күрсәтеләчәк.

Теш авырулары буенча зурларны тәүлек буена -"2 нче стоматология шифаханәсендә", балаларны "1 нче балалар стоматология шифаханәләре"ндә кабул итәчәкләр.

Шәһәр стационарлары тәүлек буена эшлиячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев