Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәрсәгә Чаллы 80 млрд сумнан артык акча күчерде?

Чаллы салым инспекциясе 17 меңнән артык юридик затны, 14 мең шәхси эшмәкәрне һәм ярты миллионнан артык физик затны колачлый.

Узган ел 1221 юридик зат һәм 3314 шәхси эшмәкәр салым исәбенә куелган. «Шул ук вакытта безнең шәһәрнең 1652 оешмасы һәм 591 шәхси эшмәкәре гамәлдә булмаган, яки салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрында дөрес булмаган мәгълүматлар булган кешеләр буларак Бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдырылды», - дип хәбәр итте салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова.  

Илнең, республиканың һәм шәһәрнең икътисадый өлкәсендәге тотрыклылыгы шәһәр территориясендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәренең артуына да тәэсир итте. Россия Федерациясенең консолидацияләнгән бюджетына 80 миллиард сумнан артык акча күчкән.

2021 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына физик затларның милек салымнары 1 миллиард сумнан артык акча күчкән, бу 2020 елга караганда 5%ка күбрәк. Иминият взнослары белән идарә итү өлкәсендә дә уңай тенденция күзәтелә. Узган ел эчендә 24 миллиард сум акча кергән, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 13 процентка күбрәк. Барлык план күрсәткечләре дә тулы күләмдә үтәлгән.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына бурыч 14%ка яисә 146 миллион сумга, ә шәһәр бюджетына - 11%ка яисә 30 миллион сумга кимегән. Бурычларны киметү буенча эш дәвам итә, Россия Федерациясе Салым кодексы белән каралган мәҗбүри түләтүнең барлык чаралары күрелә.  

Докладчы чыгышын шәрехләп, шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Без, эре сәнәгать шәһәре буларак, федераль һәм республика бюджетларын формалаштырабыз. Үз вазыйфаларыбызны, күрсәткечләрне үтәп һәм арттырып үтибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы