Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нурлатта яшь көрәшчеләр очрашты - ФОТОЛАР

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Биредә Республикасының 18 районыннан 2010-2012 елларда туган 220 егет һәм кыз Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә Татарстан беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары исеме өчен көрәште.

Бүләкләү тантанасы хөрмәтле кунаклар, иганәчеләр, күпсанлы тренерлар катнашында узды. Барлык катнашучыларны Татарстан Республикасының билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры, Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе вице-президенты Хәбир Хәбибуллин сәламләде.

Төрле үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләнде. 

Чаллы командасы данын яклаган Илмир Таҗимәрдәнов (28 кг үлчәү авырлыгында), Илназ Сәмиков (32 кг), Нурсәит Харисов (48 кг) икенче урында калды. 3 урында – Әмир Язитов (28 кг), Искәндәр Язитов (60кг), Ранил Заһриев (40 кг). Кәрим Әхмәтшин (56 кг) белән Риназ Сәмиков (32 кг) исә 5нче урында калган.  

Командалар арасында беренче урынга Алабуга районыннан килгән яшь көрәшчеләр лаек булды. Икенче урында – Питрәч, өченчедә – Әлки районнары командасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев