Нурзадә: «Казан концертым алдыннан әниемне югалттым»
Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы гаиләсе турында сөйләде.
Әнием 67 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул 25 ел полиартрит белән авырды. Шикәр чире дә бар иде. Өченче тапкыр инфаркт булганнан соң, Казандагы концертым алдыннан китеп барды. Аны югалту белән һич килешеп булмады. Концертны куймыйм дигән фикерләр дә булды. Шунда әти: «Кызым, концертны өзсәң, әниең риза булмас», – диде. Мин бар көчемне җыеп, сәхнәгә чыгарга карар кылдым. Программаның сценариен әни язган иде. Режиссеры әнинең укучысы, минем авылдашым – Азат Зарипов (режиссер, педагог). Ул: «Син Рәмзия апа өчен эшләргә тиеш», – дип мине сәхнәгә чыгарды. Ничек эшләп чыкканымны да хәтерләмим. Алдагы рәтләрдә әти белән туганнар утыра иде. Әтигә бөтенләй карамадым. Туганнарыма алдан ук: «Мин сәхнәгә чыккач, зинһар, еламагыз. Сезне күреп елармын», – дидем. Бик авыр булды, әлбәттә.
Нурзадә белән интервьюны «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев