Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелде
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелде

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелде.

Җырчы «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хакта ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында җиткерделәр. 

— 21 еллык хезмәтемне бәяләгәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен. Күпме кайгылар килсә дә, соңыннан барыбер шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә-җимешемә — Иринага багышлыйм, — диде җырчы Әнвәр Нургалиев.

Мактаулы исемне Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев