Объективта – шәһәр тарихы
«Энергетик» мәдәният сараенда даими рәвештә шәһәр тарихына багышланган чаралар үткәрелә. 15 апрельдә 15 сәгатьтә биредә «Объективта – Чаллы шәһәре тарихы» дип исемләнгән чираттагы уникаль фотокүргәзмә ачыла.
Аны оештыручы – газетабызның тугры дусты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар Гөлзада Рзаева. «Күргәзмәгә Чаллының үсеш этапларын фотога төшереп, киләчәк буыннарга мирас итүче фотограф Николай Тугановның уникаль фотолары куелды. Аларны дусларбыз ярдәме белән зурайтып, сыйфатлы итеп ясаттык. Шәһәрдәшләребез Чаллының үткәнен, бүгенгесен белергә тиешләр, чөнки аларны белмәгән халыкның киләчәге юк. Барыгызны да күргәзмәгә чакырам. Килегез, карагыз, Чаллы белән гоуррланагыз», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев