Өч яшьлек малай үзенә пистолеттан аткан
Яңалыклар тасмасы

Өч яшьлек малай үзенә пистолеттан аткан

Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Мәскәү янындагы Пушкин шәһәрендә гадәттән тыш хәл булган: өч яшьлек бала травматик пистолеттан үзенең башына аткан.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, бала исән. Нәни малай өйдә үзе генә булган, пистолетны табып, үзенә аткан. Аны ашыгыч ярдәм бригадасы хастаханәгә алып киткән.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган. «112» хезмәтенең телеграм-каналы хәбәр итүенчә, малайның баш сөяге сынган. Хәле бик авыр дип бәяләнә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев