Өч кешенең гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Өч кешенең гомере өзелде

Казанда коточкыч авария булды.

Бүген төнлә башкалабыз Казанда юл-транспорт һәлакәте булды. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига Горький шоссиенда килеп чыккан.

21 яшьлек кыз Honda автомобилендә идарә итүне югалта һәм башта яктырткыч баганага, аннары шосседагы бетонга бәрелә. Нәтиҗәдә аның машинасындагы өч пассажир һәлак була. Машина тимер өеменә әйләнә.

Алты ай стажы булган машина йөртүче исә зыян күрми. 

«Юл хәрәкте иминлеге кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ике һәм күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Фото: видеодан скриншот 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал кешеләр үлеме Юл -транспорт һәлакәте

Нет комментариев