Өч көндә Татарстанда һава торышы нинди булыр?
Яңалыклар тасмасы

Өч көндә Татарстанда һава торышы нинди булыр?

Бүген Татарстанда юеш кар көтелә.

Бүген Татарстанда юеш кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, шулай ук юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

Көндез температура -1..+2 градуска кадәр булачак. Җилнең тизлеге секундына  6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны белән секундына 14 метр булуы ихтимал.

Якынча фаразлар буенча, шимбә, 16 ноябрьдә, республикада юеш кар явачак. Ә термометр баганалары көндез -1..+2 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 17 ноябрьдә, Татарстанда температура 0..+4 градуска кадәр булачак, әмма тагын бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торшы

Нет комментариев