Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Өченче көн тоташ кар ява» спектаклен караганда күзләр яшьләнде

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында беренче премьера тулы залларда узды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы 35нче сезонны Казандагы гастрольләр белән тулы залларда башлап җибәрде. Хәзер инде артистлар, режиссерлар белән берлектә тамашачыларга яңа спектакльләр әзерлиләр. 

Коллектив быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакльләргә өстенлек бирә. Бу атнада яңа сезонның беренче премьерасы булды. Аны артист Марсель Мөсәвиров сәхнәләштерде. 

 «Өченче көн тоташ кар ява» дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша. Ул Мостай Кәрим сүзләренә композитор Сара Садыйкова иҗат иткән шул исемдәге җырга да бәйле. «Русча вариантын озак уйлагач «Песня тоже воевала» дип куйдык. Чөнки җыр кешенең күңеле тулган, авыр вакытларда туа. Сугышта җыр ял иткәндә күңелләрне юаткан, атакага барганда сугышчан рухны күтәргән. Спектакльдә Бөек Ватан сугыш елларында иҗат ителгән шигырьләр, җырлар кулланылды. Инсценировканы үзем яздым. Сүз хәрбиләрнең җырлар белән ничек итеп Җиңүне якынайтулары турында бара. Аз булса да, җырларның тарихына  да урын бирелде», – диде Марсель Мөсәвиров.

Спектакльдә сәхнә бизәлеше дә гади. Ул тамашачыларны Бөек Ватан сугышы чорларына алып кайта. 

Спектакльдә катнашучылар барысы да яшь артистлар. Фирдүс Сафин, Руслан Әюпов, Руслан Ибраһимов, Инсаф Һидиятуллин, Алинә Мөхлисова, Гүзәл Шәмәксумова, Алсу Сәгыйдуллина һәм Юлия Григорьева – һәммәсе дә үз рольләрен тетрәндерерлек итеп уйный.  Бөек Ватан сугышының авыр вакытларын күз алдына китереп, тамашачыларның күзләре яшьләнде. 

Театраль тамашада җырның әһәмияте ассызыклана. Хәрбиләргә җыр җиңүне якынайтырга булышкан. Артистларга кушылып җырлап, моңланып утыручылар да булды. 
Алар үзләренең уй-фикерләре белән дә уртаклаштылар.

Тәнзилә Әхиярова, пенсионер: 
«Яшь булуларына карамастан барлык артистлар үз рольләрен тырышып, безнең күңелләрне айкарлык итеп уйнадылар. Ничек барсы да матур җырлый! Кайбер җырларны тыңлаганда каз тәннәре, күзләрдән яшь атылып чыкты. Каһарман якташыбыз, Бөгелмә егете Газинур Гафиятуллинны да искә төшерделәр. Үзем Башкортостанда туып-үскән кеше буларак Михаил Минин белән бергә Берлинга кадәр барып җитеп,  рейстахка Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитов белән дә горурланып утырдым. Афәрин, Чаллы театры», – диде.

Рамил Сафин, шофер:

«Спектакльнең  ике телдә баруы да яхшы. Аны күп кеше яратып карар дип өметләнәм. Бу спектакльне карагач, тормышның мәгънәсе турында ныграк уйлыйсың, тынычлыкның кадерен белергә өйрәнәсең. «Өченче көн тоташ кар ява»  1 сәгать 10минут тирәсе бара. Бер сулышта карала торган спектакль. Аннан соң, транпсорт белән өйләргә кайту да җайлы». 

Артист Марсель Мөсәвиров бу спектакле белән янә бер кат үзен талантлы режиссер  буларак раслады. Афәрин, Марсель!

Театр коллективы тамашачыларга тагын бер спектакль әзерли. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалалары» спектаклен сәхнәләштерә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера Чаллы театры Олег Кинзягулов