Өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган - ФОТОЛАР

Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында  теркәлде.

Татарстанның Лаеш районында кичә 12:30 минутта коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында  теркәлде.

Беренчел фаразлар буенча, Skoda маркалы автомобиль юлда каршы якка чыга һәм Volkswagen белән бәрелешә. Бәрелүдән соң Skoda үтеп баручы  Хонда машинасына килеп керә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Skoda машинасының  54 яшьлек шоферы һәм Volkswagen машинасының  51 яшьлек йөртүчесе һәлак була. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Владимир Николаев фотолары, http://laishevskyi.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев