Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч яшькә кадәр балага биш мең сумны ничек алырга?

2020 елның апреленнән ана капиталы алырга хокуклы барлык гаиләләр ай саен өч яшькә кадәр һәр балага бишәр мең сум акча алалачак.

+Акчаны төп ана капиталын рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче Русия Пенсия фонды түләячәк. Бернинди документлар җыярга кирәк түгел - үзегез һәм сезнең балаларыгыз турында бөтен мәгълүмат анда бар. Гариза язарга гына кирәк булачак. Гаилә мондый түләү өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр гариза бирә ала.

Моны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Керү өчен дәүләт хезмәтләренең логины һәм пароле астында теркәлергә кирәк булачак.

Әлегә түләүләр өч айга — апрель, май һәм июнь аена исәпләнгән. Алга таба - хәлгә карап.

Ана капиталын файдаланган кешеләр дә бу сумманы алала, чөнки бу акча ана капиталының бер өлеше түгел, ә аңа өстәмә. Бу хакта "Беренче канал"да "Гаделлеккә хокук" тапшыруында Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Әлеге акчаны, гаиләнең матди байлыгына карамастан, барлык ата-аналар алырга хокуклы. Һәм бу ярдәм ата-аналар балаларына алган пособиеләрне гамәлдән чыгармый.

Искәртеп үтәбез, быелдан башлап ана капиталын 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туганда ук алырга мөмкин. Түләү күләме 466 мең сумнан артык булачак. Икенче бала туганда гаилә тагын 150 мең сум алачак. Ягъни ике балалы гаилә өчен ана капиталының гомум күләме 616 617 сум тәшкил итәчәк.


Фото: lenta.ru

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев