Өч яшьлек кыз балалар мәйданчыгында уйнаган вакытта ике метрлы биеклектән егылып төшкән.
Социаль челтәрдә уен мәйданчыгында баланың егылып төшүе күтәрелгәч прокуратура тикшерү уздырды
Әлмәт прокуратурасы Татарстан прокуратурасы йөкләмәсе буенча социаль челтәрләрдә баланың уен мәйданчыгында урнашкан таудан егылып имгәнүен турындагы хәбәрдән соң тикшерү уздырды.
Искәртеп узабыз, бу хәл 31 июльдә Әлмәтнең Гагарин урамындагы 20нче йорт янында булган иде - өч яшьлек кыз балалар мәйданчыгында тауда уйнаганда агач идән ярыгыннан ике метрлы биеклектән егылган.
Прокуратура Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенә ачыкланган бозуларны бетерү һәм җаваплы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарды.
Хәзерге вакытта мәйданчык ремонтланган. Әлмәтнең барлык балалар мәйданчыклары да тикшерелгән, тәртип бозу очраклары ачыкланмаган.
Чыганак МК.РУ Казан
Фото ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев