Очкыч пассажиры вафат булган
Очкычны Казан аэропортында утыртырга туры килгән, әмма хатын-кызга ярдәм итә алмаганнар.
Smartavia авиакомпаниясенең Мәскәүдән Екатеринбургка оча торган очкычында фаҗигале хәл булган. 5N 293 рейсы пассажирының хәле начарланып киткән. Нәтиҗәдә очкычны ашыгыч рәвештә Казан һава аланында утыртырга туры килгән.
«БИЗНЕС Online» электрон газетасы хәбәр итүенчә, хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме хезмәте бригадасы килгәнче вафат булган.
Әлегә үлем сәбәпләре билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев