Утлы коралны ул Интернеттан карап ясаган.
Чаллыда яшәүче 49 яшьлек ир-ат өй шартларында утлы корал һәм патроннар ясауда гаепләнә. Җинаять эше материаллары судка җибәрелде.
Тикшерүчеләр белдерүенчә, ир-ат 2019 елда Интернет аша өйрәнеп, 800дән артык патрон һәм ике пистолетын төзәтеп ясый. Аның эзенә быел март аенда чыгалар. Тикшерү комитеты оператив хезмәтләр белән аны кулга ала.
Нет комментариев