«Өйнең янганын карап торып саубуллаштык»
Минзәләдә янгында зыян күрүчеләргә бөтен Татарстан булыша
22 январьдә Минзәләдә яшәүче Салиховлар йортында янгын чыга. 13 ел тупланган тормыш бер мизгелдә юк була. “Хәзер йортыбызны фотодан гына карыйсы инде”, ди хуҗабикә Дания Салихова.
«22 январьдә иртәнге 4 туларга 15 минут иде, ишеккә дөбердәткән тавышка уянып киттем. Ул төнне ирем кайнанада кунып калды, өйдә 3 бала белән үзем генә идем. Ишекне ачсам, бер ир-ат «Янасыз!»ди. Безнең ишегалдында паласлар юу фабрикасы, 2 машина юу боксы һәм такси диспетчерлары утыра торган урын бар. Диспетчер төнгедә эштә булган, ул төтен исе сизгән дә, машина йөртүчегә шалтыраткан, безне шул машина йөртүче уяткан инде. Өйгә кереп тиз генә 16 яшьлек улымны уяттым, коткаручыларга шалтыратырга куштым. Үзем иремә шалтыратып «Янабыз бугай» дим. Тиз арада ирем кайтып җитте, «Әйдә, балаларны чыгарыйк », ди. Безнең әле 3 яшьләре тулмаган игезәк балаларыбыз бар. Мин «балалар йоклый бит», дим. Әле һаман да шокта, аңлап җиткермим. Коткаручылар утны сүндерер дә, безгә өйдән дә чыгарга туры килмәс дип уйлыйм. Ирем кычкыргач тиз генә балаларны юрганга төреп урамга алып чыктык та кайнаналарга илттек. Ишек шакыган ир-ат тиз генә янгын сундерүчеләрне чакырган, алар бездән ерак түгел иде. Янгын сүндерүчеләр капкадан керә алмый тордылар, берсе арттан кермәкче иде карда батып калды. Бер машинаның суы бетте. Өйдән тиз генә документларны алып өлгердем. Төштә кебек йөрдем инде, элек янган юк иде бит. Мин янгын сүндерүчеләр утын сүндергәч барыбер өйгә керербез дип уйладым бит һаман, йортыбызны соңгы тапкыр күрәм дип башка да килмәде. Шкафтан иремә берничә рубашка, үземә бер-ике җәйге күлмәк алдым, улым да үзенә кирәкген алды. Үзем пуховиктан чыктым, туннарымны да алмадым. Әлһәмдүлилләх, барысын да бирәләр. Мин ярлы гаиләдә тәрбияләнгән идем. Әтием сукыр иде, әни аны тәрбияләде. Әтием иртә үлде, 13 яшьтән эшлим инде мин. Минзәләдә безне барысы да белә, без бөтен Минзәлә районында яшәүчеләрнең паласларын юабыз бит. Мин үзем 55 ел Минзәләдә яшим. Бик күп кеше булышты. Бөтен ил, республика буйлап акчалар җибәрделәр. Әле кайнанада торабыз, әмма кечкенә балалар белән кешедә тору читен.
Йорт бик озак янды, 12 сәгать сүндерделәр. Безнең 20 сутый җир, шуның 10 сутыенда төзелеш иде. Ярый, ут күршеләргә китмәде. Күршеләр белән басып янган өйгә карап тордык, йорт белән саубуллаштык.
Йорт кына түгел бөтен бизнес янды бит. 13 ел шулар белән шөгыльләндек, башка нәрсәне белмибез дә. Без мөселманнар, иминиятләштерү рөхсәт ителми, бернәрсә дә иминиятләштелермәгән. Бәлки район җитәкчелеге вакытлыча тору урыны белән булышыр. Әлегә килгән акчаларны бизнеска тотарга ниятлибез. Сәдака акчасының тиененә дә тотынмыйбыз.
Янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар. Документларын кулга бирмәделәр. Беренчел фаразлар буенча, ут электр чыбыгыннан чыккан. Тик без бөтенсен дә гел карап тора идек, бөтен бизнес шул электрика белән эшли иде бит», - дип кичерешләре белән уртаклашты Дания ханым.
Салиховлар гаиләсе ярдәм итүчеләрдән баш тартмый. Дания Салихова «Йортлары янган кешенең хәлен бу хәлдә булганнар гына аңлый. Без зур суммалар өмет итмибез. Йортны төзекләндергәндә 1 капчык цемент, бер кирпеч белән ярдәм итсәләр дә сөенәбез»,- ди.
Дания Салихова 89375842060
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев