Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илмира Шәмсуллина: «Ирем белән йорттан йортка йөреп калай банкалар җыябыз»

Окоп шәмнәре ясаучы шәһәрдәшебез белән таныштык.

37/01 йортының бер подъездында зур кәгазь тартма тора. «Әлеге тартмада кукуруз яисә яшел борчактан калган калай савытлар җыябыз. Алардан окоп шәмнәре ясаячакбыз. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезгә кирәк. Битараф булмыйк», дип язып та куйганнар.

Шәһәр буйлап калай банкалар җыючы белән танышырга булдык. Ул 41нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәмсуллина булып чыкты. 26 яшьлек улы Булат СВОда хезмәт итә икән. Өлешчә мобилизациягә 2022 елның сентябрендә эләккән.

"Шәмнәр ясау өчен парафинны күпләп, 500 кг итеп алабыз. Аңа балавыз да кушабыз. Балавызны якын-тирә авылларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләрдән сатып алабыз. Аны парафинга кушкан очракта, шәмнәр ныклырак була. Парафин ярылып китми, шәм дә озаккарак чыдый", – ди Илмира ханым. 

Әңгәмәнең дәвамын газетаның чәршәмбе саныннан укып беләчәксез. Безнең белән калыгыз! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев