Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Октябрьдә дә «Шәһри Чаллы»дан пятачок» гөрләп узды

Бу юлы бәйрәмдә бүләкләр күп булды

Шәһәрдәшләр көз дип тормады, октябрь пятачогына да күпләр җыелып килделәр. Бәйрәмне, гадәттәгечә, алып баручы Илнур Гомәров үзенең танылган  “Эх, пятачоклары”  җыры белән башлап җибәрде.

Бу юлы Пятачок башкаларыннан аерылып торды, газета, спонсорлар ярдәме белән,  “Шәһри Чаллы”га язылучылар арасында телевизор, кинога билетлар, фотопортретка, фитнес-клубка сертификатлар уйнатты.

Артистларның да халык күңелен яулаганнарын чакырдык. Аларның күбесе зур эстрада йолдызы булмаса да, үз тамашачысын тапкан, эчтәлекле җырлары белән халык күңелен яулаган.

Парлы гаилә Ландыш Баһави белән Илфак Әгъләмов пятачокка чакыруны бик җылы кабул иттеләр. Ландышны рус эстрадасындагы Надежда Кадышева белән дә чагыштыралар икән. Тамашачыларга аларның 3 җыры гына җитмичә, тагын бер тапкыр сәхнәгә чакырып чыгардылар.

Үз сүзен әйтергә шәһәрнең Үзәк районы буенча инвалидлар җәмгыяте рәисе Люция апа да чыкты. Ул инвалидлар безнең газетаны кулдан-кулга йөртеп укый, яхшы газета чыгарасыз,  дип мактады. Әмма һәркемнең дә газетага язылу мөмкинлеге юк, шуңа да спонсорлар булышмас микән, дигән мөрәҗәгать белән чыкты.  Һәм, могҗиза! Пятачок барган чакта ук берничә кеше килеп, инвалидларга дип, газетага яздырды. Ә редакциянең дусты, спонсор аларга 30 экземплярга якын газетага язылу бүләк итте. Алар ярдәме белән инвалидлар 2026 ел башыннан, ярты ел дәвамында «Шәһри Чаллы» газетасын алачак.

Газетаның баш мөхәррире Резидә Юсупова "Шәһри Чаллы"дан пятачок" сезоны тәмамлану уңаеннан, проектка нәтиҗәләр ясады. «Безнең пятачокны Казанда да сорыйлар», дип ассызыклады ул.  Октябрь аенда бәйрәмне алып баручылар - Илнур Гомәров белән Резеда Ганиеваның туган көннәре. Редакторыбыз аларны да игътибарсыз калдырмады, бәйрәм табынына тәмле чәк-чәк бүләк итте.

Бәйрәмне шәһәрдәшебез Рөстәм Пириев дәвам итте. Ул күп артистлар белән эшли, аларга музыка белән ярдәм итә. Бүген исә Рөстәм өчен “йолдызлы сәгать” булды. Аның чыгышын да халык алкышларга күмде.

Фәнилә Салихова пятачокның ышанычлы дусты. Бу юлы да кунакларны үзенең баянында уйнап биетте, җырлатты.

ТР рәссамнар берләшмәсе әгъзасы Хәния Гәрәева үз кулы белән тегелгән, чигелгән калфакны Фәнилә Салиховага бүләк итте. “Күзәтүемчә, ул инде дүртенче ел пятачокларда гармунында уйнап, ямь, тәм өсти. Шул калфакны киеп, нур чәчегез әле”, - дип, баш киемен Фәнилә Салиховага кидерде.

Яңа, яшь җырчы  Чулпан Сафина үзенең көчле тавышы белән халык күңеленә хуш килде. Ул үзе Иске Абдулдан, “Сәйдәш” хуҗалыгында хисапчы булып эшли.

Халык арасыннан чыккан шәһәрдәшебез Зөбәрҗәт Кашапова зур сәхнәдә чыгыш ясавына әзерләнеп килгән, матур күлмәкләрен кигән, чәчләрен ясаткан. Туган авыл турындагы җырын да, чын артистлардан кимен куймыйча башкарды.

Салаватның туганы Айдар Фәтхетдиновның тавышы да, үз-үзен тотышы да абыйсына охшаш. Артист үзенең Чаллыга гашыйк булуын яшермәде. Башкортстаннан Биектауга да Чаллы аша кайтып йөрим, ди. Үзенең моңлы да, күңелле дә җырларын башкарып халыкны кыздырды ул, үзләрен Салават концертында дип хис итүчеләр дә булгандыр. Шул уңайдан, Резеда Ганиева үзенә берничә “төрткеле” сорау да бирде:

- Хәзер бирәсе сорау борчый инде, Салават белән еш аралашасызмы, кунакка йөрешәсезме?

- Безнең күрешкән шул, ул теге якка китсә, мин бу якка китәм. Без күрше генә яшибез...

- Күрешмәвең мең артыкмы?

- Менә бит, үзегез җавап бирдегез! (көлә) Салават абыйга килгәндә, аның бер сүзе мең киңәшкә тора, гомерлеккә җитә.

Бәйрәмне Илнур Гомәров җырлары белән дәвам итте. Ул җырлаганда халык тик тормый, яшьләр дә, олылар да бии. Олылар дигәннән, пятачокта 80 яшен тутырганнар да бар иде.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч вакыты – бүләкләр уйнату да килеп җитте. Кунаклар сертификатлар отты. Әмма кул чабучылар әз булды, Илнур Гомәров әйткәнчә, “менә шулай инде, лоторея уйнатканда бик сирәк кеше кул чаба, ник мин отмадым дип, мин үзем дә бик чапмас идем!”

Төп бүләк, телевизорны ЗЯБ бистәсеннән килгән Фәния Шакирова отты. Ул бәйрәмгә килеп, “Шәһри Чаллы” газетасына язылып өлгерде. “Элек газетаны интернеттан укый идем, хәзер фатирга киләчәк”, дип сөенгән иде. Ә телевизор откач, бик тә шатланды.

Шундый күңелле мизгелләр белән бәйрәм үтеп тә китте, һава торышы, гадәттәгечә, безнең яклы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев