Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олег Кинҗәгулов тамашачыга яңа яктан ачылды

Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Әнәс Фәйрушинның юбилей кичәсендә тамашачыны шаккаттырды.

Әнәс Фәйрушинның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Рөстәм Яхинның "Киек казлар" җырын җырлады. Тамашачы дәррәү кул чапты. Әлеге видеоны укучыларыбыз социаль челтәрләрдә дә яратып карады, хуплап “Мондый талантның урыны – сәхнәдә” дигән комментарий калдырды. “Алай дип үземә әйтүчеләр дә күп, тик миңа спектакльне кую кызыграк. Гомумән, мин сәхнәдә җырларга оялам, шул халәтемнән барыбер арына алмадым” дип уртаклашты ул. 

Олег Кинҗәгуловның драматик баритонын истә тотып, Әнәс Батырович юбилее кичәсендә аңа чыгыш ясарга тәкъдим иткән. Җырны башкару өчен артист булып эшләгән чорын искә төшерергә туры килгән. Рөстәм Яхинның “Бөдрә таллар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” романсларын бик яратып башкаруын әйтте.

 Бүген ул Казанда “Идел-йорт” театр бәйгесендә жюри рәисе буларак Татарстанның төрле районнарыннан килгән финалист коллектиларның чыгышын бәяли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев