Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олимпиадалар башлана

Мәктәп укучыларының фәннәр буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының беренче этабы башлана. Анда Татарстан мәктәпләрендә укучы 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. 2014-2015 уку елында мәктәп олимпиадаларында төп үзгәреш шул: 21 фән буенча бөтенроссия һәм 9 фән буенча республика олимпиадаларында бердәм биремнәр булачак. Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының барлык этапларын оештыру һәм үткәрүне...

Мәктәп укучыларының фәннәр буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының беренче этабы башлана. Анда Татарстан мәктәпләрендә укучы 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.

2014-2015 уку елында мәктәп олимпиадаларында төп үзгәреш шул: 21 фән буенча бөтенроссия һәм 9 фән буенча республика олимпиадаларында бердәм биремнәр булачак. Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының барлык этапларын оештыру һәм үткәрүне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомствосындагы Республика олимпиада үзәге координацияләячәк.

Тикшерәләр

9 сентябрьдән 19ына кадәр Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында акча җыюны шикаять итү буенча үткәрелгән "кайнар элемтә" нәтиҗәсендә 81 шикаять алынган. Оештыручылар белдерүенчә, шалтыратучыларның өчтән бер өлеше Чаллыдан. Татарстан прокуратурасы шәһәрнең 9 балалар бакчасын һәм 12 мәктәбен тикшерәчәк.

Иң яхшылар

Үткән уку елы йомгаклары (бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче укучылары булуга карап һәм БДИ нәтиҗәләре) буенча илнең 500 иң яхшы мәктәбе билгеләнгән. Алар арасында Чаллының 4 мәгариф учреждениесе - 76, 77 һәм 26нчы гимназияләр һәм А.Пушкин исемендәге 78нче лицей бар.

Курслар оештырыла

"Без татарлар" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, татар телен, татар халкының тарихын һәм ислам нигезләрен өйрәтү буенча бушлай курслар оештыра.

Курсларга йөрүчеләр татар телен үзләштерү белән бергә, татар халкының тарихы, ислам нигезләре буенча күп кызыклы мәгълүмат алачаклар. Лекцияләрне Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты галимнәре укый. Дәресләр атнага 3 тапкыр Россия ислам институты бинасында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев