Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олимпия чемпионы шаккаттырды

Алинә Заһитова поп йолдыз белән дуэт җырлады

Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы, милләттәшебез Алинә Заһитова берничә атна дәвамында тиздән зур сәхнәдә чыгыш ясаячагы турында сөйләде. Ул январь ахырында ук үзен вокалда сынау турындагы планнары турында әйтте. Поп-сәхнә йолдызы Zivert белән чыгыш ясаячагын белдерде.

«Фигуралы шууга гашыйклар» тамашасында дебют яңгырады: Алинә Заһитова Юлия Зиверт белән дуэтта аның «Cred o» хиты җырлады.

Беренче чыгышыннан соң фигуралы шуу буенча чемпион  үзенең телеграмм-каналында тәэсирләре  белән уртаклашты. «Бу көн минем күңелемдә мәңгегә калачак. Бүген мин үземнән беркем дә көтмәгәнне эшләдем. Җырладым да, «Бу минме» дип  уйладым. Янәшәдә генә Зиверт җырлады. Ник минем белән? Әллә миңа шулай тоела гынамы? Сәхнәдә! Миңа тормышымда күп тапкыр төрле кешеләр нәрсә эшләргә кирәген әйтәләр. Бүген бу кешеләргә, әлбәттә, бераз начаррак булгандыр», – ди ул.

– Мин үземне беләм һәм ничек күренергә кирәклеген тоям. Мин яңа хисләремне, теләкләремне эзлим һәм өйрәнәм. Әле –  яңгыр астында биергә, әле чакыру кабул итеп, күренекле җырчы белән җырларга. Үзең теләгәнчә булу куркыныч түгел. Ялгышудан курыкмагыз. Хәтта кайвакыт көлке булып күренү дә куркыныч түгел», –  ди Алинә үзенең шәхси блогында.

Фотолар Алинә Заһитованың телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес спорт фигуралы шуу Алинә Заһитова