Гаризаны өлкәннәрне карый башлаганчы бирергә кирәк
2027 елдан 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны карау чорын яңача раслаячаклар: ТР буенча Социаль фонд бүлегенә гаризаны карау тәмамланганчы түгел, ә карау башланганчы бирергә кирәк булачак.
2026 ел ахырына кадәр хезмәткә сәләтсез кешеләрне карау чорларын стажга кертү тәртибе элеккечә кала. Әмма, кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, бу вакыт пенсия билгеләгәндә исәпкә алынсын өчен, 2027 ел ахырына кадәр тиешле чорларны теркәп куярга кирәк. Бу шулай ук социаль фондка гариза язу нигезендә башкарыла. 2028 елдан соң 2027 елга кадәр өлкәннәрне караган вакытларны инде раслап булмаячак.
Бүген 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, шулай ук инвалид балаларны һәм беренче төркем инвалидларны карау пенсия стажына гариза буенча кертелә. Гаризаны социаль фондка карау чоры тәмамланганнан соң тапшыралар. 2027 елдан тәртип үзгәрәчәк: гаризаны карау башлангач ук бирергә һәм карау дәвам итсә, 12 айга бер тапкыр озайтырга кирәк булачак.
Рәсмиләштергәндә шулай ук кайгыртучы кешенең ризалыгы таләп ителәчәк. Хәзер мондый раслау тәрбияләүче һәм аның карамагындагы кеше аерым яшәгән очракта гына кирәк.
Гаризаны социаль фондның клиент хезмәтендә һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен Бердәм контакт-үзәккә 8 800 100 0001 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була. Төбәк линиясе тәүлек буе ялсыз эшли, шалтырату бушлай.
Нет комментариев