Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын Чаллы халкы өчен республикада беренче IT-клуб эшли

16 августта өлкән буын Чаллы халкы өчен ИТ-клубта “Исәп-хисап счетчиклары күрсәткечләрен тапшыру, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү” дип исемләнгән дәрес узды.

Тыңлаучыларга ТР дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдырырга ярдәм иттеләр һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләү алгоритмын һәм санаучылар күрсәткечләрен тапшырып күрсәттеләр.
"Россия пенсионерлары берлеге" җирле бүлеге советы рәисе Эдуард Фәттахов тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул электрон сервислардан файдалануның мөһимлеге турында билгеләп үтте. 
Әлеге проектны "Россия пенсионерлары берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге оештыра. IT-клуб эшенең барлык мәсьәләләре буенча +7 937 594 06 91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр