Өлкәннәргә – спорт бәйрәме
Шәһәрдә ишегалды спорт төрләре буенча спорт фестивале белән Өлкән буын декадасын ачтылар. Өлкән буын вәкилләре, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм вирус инфекцияләре таралуга каршы профилактикалау чараларын истә тотып, үткәрелгән чарада актив катнаштылар.
Спорт бәйрәменә килүчеләрне Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде. Чаллылыларның өлкән буыны исә гер спорты, кул көрәше, төзлек, дартс, ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев