Опрессовкалауның өченче этабы тәмамланды
Тиздән Сидоровка һәм ГЭС бистәләрендә яшәүчеләр кайнар сусыз кала.
Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның өченче этабы вакытыннан алда тәмамланды. 26 июньдә барлык объектларга кайнар су бирелде.
Норматив буенча торбаларны опрессовкалау 30 июньдә тәмаланырга тиеш иде.
Исегезгә төшерәбез, опрессовкалауның өченче этабы 17 июньдә башланды.
Опрессовкалауның дүртенче этабы 1 июльдән башлана. Сидоровка, ГЭС бистәләре, Мәләкәс аръягындагы 20-22 микрорайннар, Гостев урамындагы 7, 7а, 7б йортлары кайнар сусыз кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев