Оренбургта ике Чаллы кешесен кулга алдылар: аларга 20 елга кадәр төрмә яный
Алар моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының "Оренбург" патруль-пост хезмәте ир-атларны бер торак йорт ишегалдында кулга ала. Аларның кесәләрендә 66 төргәк табыла, һәрберсе ике грамм чамасы авырлыкта, эченә N-метилэфедрон тутырылган. Моннан тыш, шикләнелүчеләрнең арендага алган фатирын тикшергәндә, оперативниклар йокы бүлмәсендә тумбочкада 410,75 граммлы шундый ук матдә белән пакетлар, шулай ук үлчәү һәм төрү өчен кирәкле материаллар таба.
Полиция версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүчеләр "синтетик" наркотик сату буенча легаль булмаган интернет-кибеткә эшләгән. Аңа кадәр оперативниклар криминаль товарның эре партиясен шәһәр читендәге урман полосасыннан табалар. Аның бер өлешен ир-атлар Оренбург территориясендә сатырга планлаштырган.
Чаллы кешеләре элек тә законсыз рәвештә наркотиклар саклаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Аларга карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында фигурантлар сак астында булачак.
РФ Эчке эшләр министрлыгы фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев