ОРВИ кайчан чигенәчәк?
Яңалыклар тасмасы

ОРВИ кайчан чигенәчәк?

Роспотребнадзор идарәсе белгече хәбәр итте.

Чаллыда респиратор инфекцияләре белән авыручылар әлегә кимеми. Узган атнада табибларга 3500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның яртысы – балалар. 79 кешедә грипп ачыкланган. 

«10 мең кешегә 66,6 очрак туры килә һәм хәл тотрыклы дәрәҗәдә. Эпидемиологик хәл күпьеллык күрсәткечләрдән 18,3 процентка түбәнрәк», – дип белдерде ТР Роспортребнадзор идарәсе белгече Наилә Әгъзәмова. 

ОРВИ белән авыручылар саны, гадәттә, февраль-март айларында арта. Шуннан соң чигенә башлый.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев