"ОСАГО ярдәмчесе" кушымтасы Россиянең барлык  төбәкләрендә эшли башлый
Яңалыклар тасмасы

"ОСАГО ярдәмчесе" кушымтасы Россиянең барлык төбәкләрендә эшли башлый

Ул пилот проект белән Татарстанда алдагы елда эшли башлаган иде.

Юл-транспорт һәлакәтләре турында электрон хәбәрне хәзер бөтен Россия территориясе буенча формалаштырырга мөмкин. "ОСАГО ярдәмчесе" суперсервисы 23 ноябрьдән барлык төбәкләр өчен эшли башлады, дип хәбәр иттеләр Россия автостраховщиклар Союзында.

"ОСАГО ярдәмчесе" - вак аварияне ЮХИДИ чакыртмыйча гына түгел, кәгазьдән башка да рәсмиләштерү мөмкинлеге. Барысы да электрон рәвештә эшләнә. Кәгазь кирәкле бердәнбер нәрсә-ул юл-транспорт һәлакәте схемасын ясау, аны фотога төшерү һәм электрон хәбәргә беркетү. 

Узган елның 1 ноябреннән бу кушымта Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе һәм Татарстан территориясендә булган аварияләр өчен генә эшләгән иде, бүгеннән башлап әлеге кушымта хәзер Россиянең барлык төбәкләрендә эшли башлый. 

Чыганак: Российская газета

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев