Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәлик хәзрәт Ибраһим: “Сакланмасаң сихер кире кайтырга да мөмкин”

«Шәһри Чаллы» газетасы журналисты өшкерүче белән әңгәмә корды.

Сихердән сакланып калып буламы? Аны ни рәвешле чыгаралар? Ул кире кайтырга мөмкинме? Кешене иманнан яздыручы бу гамәл белән кемнәр һәм ни өчен шөгыльләнә?  “Шәһри Чаллы” газетасы журналисты әлеге сорауларга җавап эзләп,  Чаллыда кешеләрне өшкереп дәвалаучы Мәлик хәзрәт Ибраһим белән гыйбрәтле әңгәмә корды. Аны сез газетаның 26 июль санында укый аласыз. Әлегә игътибарыгызга бу язмадан кыска гына өзек тәкъдим итәбез.

(...) – Күптән түгел яныма урта яшьләрдәге бер ир-ат килде. Аңа сихерне ризык аша керткәннәр. Бу адымга аның элеккеге хатыны барган. Ул аның бүтән берәүгә дә өйләнмәвен теләп бозым ясаткан. 

– Сез боларны ничек ачыклыйсыз?

– Әйткәнемчә, сихер ул шайтаннар белән бәйле гамәл. Бозым ясалган кешенең эченә дә җен кереп оялый. Авыруга Коръән аятьләре укый башлагач ул яман нәрсә телгә килә, кеше авызы белән сөйли башлый. Кемнең, кайчан, ни рәвешле, нинди максат белән бозым ясавын чишеп сала” (...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай