Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Отделочник»та мондый су басуны беренче тапкыр күрәбез!»

Бакчачы уй-кичерешләре.

«Отделочник» бакчачылык ширкәтеннән бакча сатып алуыбызга быел 23 ел. Әмма быелгы кебек мондый су басуны беренче тапкыр күрәбез. 5 апрель көнне хатын белән килгәч бакчабызны күреп шаккаттык. Су киткән китүен, әмма җиргә басарлык түгел, тездән батасың. Әле ярый берничә ел элек 100 мең сумга цемент сатып алып буйдан-буйга таш сукмак сузган идек, шуннан гына йөри алдык. Су галәмәт тизлек белән килгән ахры, җирдәге барлык савыт-сабаны, такталарны агызып алып китеп челтәр коймага сылаган. Теплицаларга да керерлек түгел.

Безнең тирәдә бакчаларында яшәүчеләр дә бар. Аларның әйтүенчә, 3 апрельдән 4 апрель төнендә су кинәт кенә килеп баскан, иртән исә тагын елга ярларына кайтып киткән. Шулай да түбәнрәк урыннарда су күл булып җыелып калган. Җир тиз генә кипмәс әле, яшелчәләрне соңрак утыртырга туры килер ахры.

Суның шулай тиз генә күтәрелеп, тиз генә чигенүе аңлашылып бетми бетүен. Кайдадыр буа китмәде микән дип тә шикләндек. Басудагы эрегән кар сулары гына мондый афәткә китерә алмас иде дип тә уйладык, чөнки кар әлеге көнгә кадәр дә шактый гына эреп аккан иде инде.

Ярый, хәерлегә булсын, табигать кешегә караганда күпкә көчлерәк, аңа үпкәләп булмый. Салкын су астында шактый торуларына карамастан, крокус чәчәкләре матур итеп чәчәк атып утыра, тюльпаннар да дәррәү башларын калкытканнар, сарымсак та чыгып килә. Өметләнергә кирәк, җир уңышы быел мулрак та булмагае.

Җәүдәт Харисов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев