Өйдә елан асрарга рөхсәт итмәячәкләр
Яңалыклар тасмасы

Өйдә елан асрарга рөхсәт итмәячәкләр

Тиздән үрмәкүч, елан ише хайваннарны өйдә тотарга рөхсәт итмәячәкләр.

Россия Хөкүмәтендә өйдә асрарга ярамаган хайваннар исемлеген раслаганнар, дип хәбәр итә РИА Новости. Әлеге исемлек шактый озын, 33 бүлекчәдән тора. Анда кеше гомере өчен куркыныч тудырган, яшәү өчен өй шартлары туры килмәгән җәнлекләр кергән. Дөрес, бу тыюлар цирк, зоопарк, океанариум, дельфинарийларга кагылмый.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/oyd-elan-asrarga-rkhst-itmyachklr

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев