Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өйдән тавыш бирү өчен гаризалар 14:00 сәгатьткә кадәр кабул ителә.

Өйдә сайлау өчен гаризаны бүген көндезге икегә кадәр биреп була

Бүген — Бердәм тавыш бирү көнендә барлык сайлау комиссияләре дә эшен башлап җибәргән. Өйдән тавыш бирү өчен гаризалар 14:00 сәгатьткә кадәр кабул ителә. Бу турыда бердәм мәгълүмат үзәгендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Андрей Кондратьев татарстанлыларның якынча 52 проценты инде тавыш биргәнен әйтте. «Бүген бары тик стационар участокларда һәм өйдән тавыш бирү мөмкинлеге бар. Өйдән тавыш бирү өчен гаризалар 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә», — диде ул.

«Тавыш бирү башланды, барлык участоклар да ачык. Анда барысы да тыныч, шалтыратулар да килә. Блогерлар бик күп мәгълүмат бирде. Минемчә, ул бик әйбәт проект һәм участокларда узган процедураларның ачык булуына тагын бер адым. Барысы да туры эфирда күрсәтелеп бара», — дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген 13 сентябрь Бердәм тавыш бирү көне дип игълан ителде. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе башланды. Алар — Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына ике сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар. 

 Чыганак Татар-информ

Фото Шешминская новь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев