Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өйләргә ут капмасмы?!

Тукай районы Суровка авылыннан редакциябезгә борчылып шалтыраттылар.

– Безнең  авылда төннәрен чүп-чар яндыра башладылар. Йортлар бер-берсенә бик тыгыз урнашкан. Янгын булмасын дип куркабыз. Чүп-чардан ут капса? Аны тиз арада сүндереп буламы соң?! Көннәр дә бик эссе тора. Әле бит шул яндырган урыннан ерак түгел парк урнашкан. Ул-бу була калса нишләмәк кирәк? 

Чүп-чар яндырдылар  да, ә аның ялкыны  өйдән биек булып күтәрелде, су сиптеләр дә эшләре бетте. Ә барлык кагыйдәләр буенча яндырган урынны күмеп кенә түгел, хәтта кырыйларын казып калдырырга кирәк иде. Төннәр буе йоклый алмыйча ятабыз! Әле тагын коры ботаклар белән бер өем әзерләп куйганнар. Инде аны да яндырырлар...  – дип белдерә Суровкада яшәүчеләр. 

Янгын күзәтчеллеге хезмәткәрләре тарафыннан әледән-әле гражданнарның торак йортларын тикшерү рейдлары уздырыла. Әлегә хәлгә дә игътибар бирелсә иде.  

"Янгын куркынычсызлыгы турында"гы ФЗ нигезендә җаваплылык милек хуҗалары яки аны кулланырга хокуклылар өстендә. Бу очракта Новотроицкое авыл җирлеге куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев