Яңалыклар тасмасы

Озак яшәр өчен өч төп таләп

Илнең төп гериатры Ольга Ткачева озак яшәүнең өч төп принцибын игълан итте: физик һәм социаль активлык, дөрес туклану.

Карт кешедә мускуллар атрофиясе була. Мускуллар массасын һәм активлыгын саклауның иң төп принцибы – физик активлык. Белгеч фикеренчә, балансланган туклану да мөһим роль уйный. Артыгын ашамаска, яшелчә-җимешләрне онытмаска кирәк. Өченчедән, кеше никадәр социаль активлык күрсәтә, шулкадәр озак яши. Яман гадәтләрдән арынып, кан басымын һәм холестерин дәрәҗәсен дә контрольдә тотарга киңәш итә белгеч.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/14126-ozak-yashr-chen-ch-tp-talp.html

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев