Пакетлы чәйнең дөрестән дә зыяны бармы?
631
0
Чәйне ач карынга эчү дә киңәш ителми.
Чәйне көнгә берничә мәртәбә эчәргә туры килә. Шуңа күрә кешеләр бу эчемлекнең файдасы турында, кара яки яшел чәй сайларгамы дип уйлана.
Табиб-гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Алексей Парамонов әйтүенчә, күпсанлы тикшеренүләр чәйнең йөрәк-кан тамырлары системасына, кешенең кәефенә һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясавын раслаган. Шулай ук кара чәйнең дә, яшел чәйнең дә онкологиягә каршы тәэсире турында әйтелә.
Ә кап-кайнар чәй эчү киңәш ителми. Мәсәлән Монголиядә үткәрелгән тикшеренүләр күрмәткәнчә, бу илдә яшәүче кешеләрдә үңәч яман шеше барлыкка килү куркынычы зур. Чөнки Монголиядә кап-кайнар чәй эчәләр.
Чәйне ач карынга эчү дә киңәш ителми. Болай иткәндә үңәчкә ашказаны кислотасы бүленеп чыгарга мөмкин.
Яңа пешерелгән чәй файдалырак. Ә кичә пешерелгән чәйдә бактерияләр үрчи.
Шулай ук табиб пакетлы чәйнең яфраклысына караганда зыянлырак дигән уйдырманы да кире какты. Чөнки пакетларга да бик нык вакланган яфраклар салынган була.
фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев