Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Панкреатит нидән килеп чыга?

Табиб Ирина Колосова киңәшләре.

Табиб Ирина Колосова әйтүенчә, панкреатит кичке ашның артык күп булуы һәм көн режимы булмау аркасында килеп чыгарга мөмкин. 

Белгеч сүзләренчә, кич белән азык эшкәртү өчен ферментлар бүлеп чыгаручы ашказаны асты бизе эшләми диярлек. Шуңа күрә,   даими рәвештә йокларга 2-3 сәгать кала кичке аш ашасаң, органга авырлык килә  һәм кирәкле күләмдә панкреатик сок җитештерергә өлгерми. Шунлыктан кичке ашка җиңел ризык ашарга кирәк, мәсәлән, пешкән яшелчәләр. Ә углеводлар, майлар һәм аксымнарга бай ризыкларны белән иртән һәм төшке аш вакытында ашарга кирәк.

Ашказаны асты бизенең нормаль эшләве өчен яхшы йокы да мөһим. Табиб 23.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча йокларга ятарга киңәш итә.

Кискен панкреатитны  дарулар белән генә  дәвалыйлар. Әгәр аны вакытында дәваламасаң, авыру хроник формага күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб Сәламәтлек саклау чир