Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Панорама” фестивале милләтләрне тоташтыра

21 февральдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Панорама” республика халыклары киносы фестивален ачу тантанасы узачак. Билгеле булганча, 2000 елдан алып алып, 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

Өстәвенә, быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.

Ана теле көне кысаларында, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Мәдәният министрлыклары 30дан артык чара уздырырга ниятли. Шул проектларның берсе – “Панорама” фестивале. Ул Татарстан тарихында тәүге тапкыр үткәреләчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең төбәктә яши торган 170тән артык милләт вәкиленең кинолары белән бер көн, хәтта бер ай эчендә генә түгел, ә ел дәвамында танышырга мөмкин булачак. Чөнки фестиваль 12 декабрьдә – Россия Конституциясе көненә кадәр дәвам итә.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренчә, теләсә нинди проектның уңышы аның озак вакытлар дәвам итүе һәм һәр муниципаль районга барып җитүеннән гыйбарәт. Фестивальнең форматы хакында уйлаганда да нәкъ менә шул үзенчәлекләр истә тотып эшләнелгән. Төгәлрәк әйткәндә, фестиваль программасы белән Казанда гына түгел, ә районнарда да танышырга мөмкин булачак. Алай гына да түгел, фестивальне халыкара дәрәҗәдә дип атарга мөмкин. Чөнки июнь башында халыкара телләрне саклауга багышланган конференция узачак. Анда Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан вәкилләренең дә катнашуы көтелә.

Чыганак:Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев