Пассажир самолетта вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Пассажир самолетта вафат булган

Аңа 38 яшь булган.

Кичә 15 сәгать 30 минутта Пекин – Мәскәү рейсы самолеты, бер пассажирның хәле кинәт начараю сәбәпле, ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшеп утырган.

Якынча мәгълүматлар буенча, 1988 елгы ир-атның самолет җиргә төшкәч йөрәге тибүдән туктаган. 

Урынга килгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табиблары ир-атның үлемен раслаганнар. 

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре бу фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләрен башладылар. 


фаҗига кеше үлеме СКР Казан аэропорты

Нет комментариев