Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш.
Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
«Безнең коллективларда вакцина ясаткан һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Вакцина ясатудан баш тарткан кешеләр читләштерелергә яки дистанцион форматка күчәргә тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.
Мәҗбүри вакцинация турындагы карар нигезендә, прививкасыз, әмма медицина буенча каршы күрсәткечләре булган хезмәткәрләр барлык эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп эшләүне дәвам итә алалар, әмма андый хезмәткәрләр 20 проценттан да артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев