Пенсия тупланмаларын кемнәр ала?
Узган елда мондый түләүне Татарстанда 13 мең кеше алган.
Пенсияләре аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда ТР буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә билгеләде.
Пенсия тупламаларын элеккеге пенсия яшенә җиткәч: хатын-кызларга - 55 яшьтән, ир-атларга - 60 яшьтән рәсмиләштерергә мөмкин. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган гражданнар иртәрәк тә мөрәҗәгать итә ала, әмма бу очракта бер шарт үтәлергә тиеш: мөрәҗәгать итүченең кирәкле эш стажы (15 ел) һәм пенсия коэффициентлары (кимендә 30) булу мәҗбүри. 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшь тулган ир-атлар өчен бу таләпләр инде гамәлдә түгел.
"Пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү - төрле сәбәпләр аркасында пенсия капиталын зур күләмдә формалаштыра алмаганнар өчен реаль ярдәм ул. Иң мөһиме: тупланган акчаны пенсиягә чыкканда да, стажга бәйсез рәвештә дә алырга мөмкин. Гариза белән вакытында мөрәҗәгать иткән очракта акчалар законда билгеләнгән вакыт кысаларында күчереләчәк”, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны "Дәүләт хезмәте" порталы аша да, социаль фондның яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә китереп бирергә дә мөмкин. Акчалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында тупланган булса, әлеге фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бер тапкыр түләнелә торган тупланма ике ай эчендә күчерелә. Әлеге вакыт идарәче компаниядән инвестицияләнгән акчаларны чыгару белән бәйле барлык процедураларны тәмамлау өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев