Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияне цифрлы акча белән бирәләр?

Үзегезне һәм якыннарыгызны алдарга ирек бирмәгез!

Социаль челтәрләрдә пенсияне цифрлы акча белән алудан баш тартырга кирәклеге турында хәбәрләр таралды. "Шәһри Чаллы" социаль фонд белгечләреннән рәсми җавап алды. 
"Россия Президенты Владимир Путин цифрлы сумны кертү турындагы канунга кул куйды. Пенсионерлар үз пенсияләрен яңа цифрлы формада алырга тиешме һәм моннан баш тарту кирәкме? Юк! Закон пенсия һәм башка социаль түләүләрне цифрлы сумнарда алуны күздә тотмый, шуңа күрә сак булыгыз. Чөнки мошенниклар бу теманы үз схемалары өчен куллана.  
Фонд эшчәнлеге турында дөрес яңалыклар һәм башка файдалы мәгълүмат РФ социаль фондының рәсми сайтында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә урнаштырылган" диелә җавапта. Үзегезне һәм якыннарыгызны алдарга ирек бирмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев