Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерлар финанс олимпиадасында катнаштылар

Татарстанда беренче тапкыр өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы үткәрелде.

Россия Пенсионерлар берлегенең Чаллы шәһәре бүлеге финанс олимпиадасына компьютер классында тоташтыру оештырды. Өченче буын университетының 20 студенты финанс грамоталылыгы буенча үз белемнәрен тикшерделәр.

Элегрәк студентлар Россия банкы үткәргән онлайн курста уңышлы гына шөгыльләнгәннәр иде.

Чаллы шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге рәисе, депутат Эдуард Фәттахов «Финанс грамоталылыгы» курсын үзләштерүдә яхшы уңышларны билгеләп үтте һәм олимпиадада катнашучыларга уңышлар теләде.

Киләсе уку елында цифрлы белемнәрне үзләштерергә теләгән өлкән буын чаллылыларга инде хәзер үк Өченче буын университетына гариза бирергә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының 7/20 һәм 32/17 адреслары буенча клиентлар хезмәтләре вахталарында кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев