Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларны дүрт мөһим яңалык көтә

Узган атнада Федерация Советында хәбәр итүләренчә, Россия пенсионерларын 2021 елда дүрт мөһим яңалык көтә.

Узган атнада Федерация Советында хәбәр итүләренчә, Россия пенсионерларын 2021 елда дүрт мөһим яңалык көтә.

Беренчедән, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индекслау 6,3 процент тәшкил итәчәк, уртача алар 17 444 сум алачак. Ә язын русиялеләрне социаль пенсияләрнең 2,6 процентка артуы көтә.

Икенчедән, пенсия реформасы кысаларында пенсиягә чыгу яше арта. Яңа сроктан ярты елга иртәрәк 1965 елгы хатын-кызлар һәм 1960 елгы ир-атлар чыга ала.

Өченчедән, Россиядә эшләүче пенсионерлар тулысынча электрон хезмәт кенәгәләренә күчәчәк.

Дүртенчедән, безгә тупланмалар системасын көйләүне вәгъдә итәләр. Бер ел элек Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк тарафыннан яңа концепция - гарантияләнгән пенсия планы тәкъдим ителде. Ул ай саен хезмәт хакыннан 6 процентка кадәр акчаны үзаллы җыеп баруны күздә тота.

Кызыл Таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев