Песиләрнең дәвалау үзлеген ачыклаганнар
Яңалыклар тасмасы

Песиләрнең дәвалау үзлеген ачыклаганнар

Тавыш ярдәмендә дәвалау остеопороз авыруын туктата, хәтта өлкәннәрнең сөякләре үсешен яңарта икән.

Элегрәк песиләр, мыраулап, үзләренең канәгатьлек хисен белдерә, дип санаганнар. Баксаң, әлеге җан ияләренең мыраулавы дәвалау сәләтенә ия икән.

Эш шунда: аларның билгеле бер ешлыктагы (20-25 герц) тавыш дулкыннары савыгу барышына этәргеч бирә. Мәчеләрнең мыраулавы кешеләрне ультратавыш белән дәвалауга охшаш. Шундый ешлыктагы тавыш дулкыннары сөякләрнең үсүенә һәм ныгыуына ярдәм итә, сеңерләр, мускуллардагы авыртуны киметә, аларның көчен арттыра, дип яза https://kiziltan.ru.

Тавыш ярдәмендә дәвалау остеопороз авыруын туктата, хәтта өлкәннәрнең сөякләре үсешен яңарта икән. Моннан тыш, мәчеләр нервларны да тынычландыра.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев